МӘСЛӘКТӘШ и. Карашы, максаты башка берәү белән уртак булган кеше. Ул [Суфия] бит Гафурның сеңлесе генә түгел, сердәше һәм мәсләктәше дә. А.Расих. 1918 елны акларның үлем эшелоныннан качып котылган Ф.Бурнаш мәсләктәшләре кулыннан ычкына алмый: 1940 елны нахакка гаепләнеп, 1942 елны атып үтерелә. М.Вәлиев. Аның [хезмәтнең] аерым бүлекләре белән санаулы гына кешеләр – язмыш уртаклыгы якынайткан мәсләктәшләр таныш. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә