МӘСӘЛЧЕ и. Мәсәл язучы; мәсәл сөйләүче. Юл уңаенда шуны да искәртәсе килә: нәкъ менә Җаек чорында Тукай бөек мәсәлче Крыловның бик күп әсәрен тезмә белән тәрҗемә итә. Т.Галиуллин. С.В.Михалков күренекле балалар шагыйре генә түгел, ул – мәсәлче дә, драматург та, киносценарист та, педагог та, җәмәгать эшлеклесе дә. Р.Миңнуллин. Сугыштан соң Әхмәт Исхак юмор-сатира остасы, мәсәлче һәм тәрҗемәче буларак танылу ала. Казан утлары |