МӘ’СӘЛӘН кер. сүз. гар. Җөмләдә берәр сүзне, тезисны аңлатканда, нәрсәне дә булса санаганда «мисал итеп», «мисал өчен», «мисалга алсак» дигән мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән, Руми: «Сез үлчәнешле дөньяга карыйсыз, ләкин сез бернинди үлчәү булмаган урыннан килгәнсез», – ди. А.Тимергалин. – Кайсы яктан карыйсың бит! – дип куйды Ансар. – Мин, мәсәлән, Мозаффарның картинасын җырлый алмыйм... М.Маликова. Безнең якларда, мәсәлән, өлкән агалар, башлы-күзле булуга, тизрәк башка чыгып китү җаен карый. Г.Морат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә