МӘСӘЛ и. гар. Хайваннар, кошлар яки җансыз предметлар турында сөйләп, читләтеп әйтүгә, кинаягә корылган һәм гадәттә үгет-нәсыйхәт белән тәмамлана торган кыска шигъри хикәя. Безнең кебек гади халыкның моңарчы үз тавышы юк иде. Үз шатлыгыбыз һәм кайгыбызны башкалар уйлап чыгарган мәсәлләрдә, җырларда һәм догаларда гына белдерә ала идек. Җ.Ильясов. Шулай да, Мирза бишьюллыкларының, гәрчә кинаясе булса да, мәсәл жанры белән уртаклыгы шул бер «әхлак» өлешендә генә. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә