МӘРХҮМӘ и. Үлгән хатын-кыз. Әнисе, мәрхүмә, газиз баласы белән соңгы тапкыр күрешүен сизенде, ахрысы, күзләреннән кан-яшь агызып, тыела алмыйча, сулыгып-сулыгып елап калган иде. М.Хәсәнов. Мәрхүмә 25 ел буена Гайсәсеннән килгән акчаны яңа өй салырга җыеп барган икән. Р.Шәфигуллин. Шатлык, нур бөркелеп тора, билләһи! Мәрхүмә әнкәй шулай дия торган иде. Ш.Рәкыйпов |