МӘРХӘМӘТСЕЗ с. 1. 1) Кызганмый торган, аяусыз, шәфкатьсез, каты холыклы, кансыз (кеше тур.). Төп хикмәт шунда: халыкны кыруда мәрхәмәтсез, рәхимсез булсалар да, мондый бәндәләр үз җинаятьләре өчен җавап бирер вакыт җиткәч дер калтырыйлар. Ф.Баттал. Мәрхәмәтсез булгандыр шул: әти аны гел рәнҗеп искә ала иде. А.Гыйләҗев 2) Шундый характерны яки шундый тойгыны белдерә торган. Мәрхәмәтсез күзләр 3) Түзә алмаслык авыр. Иң яманы: мәрхәмәтсез сугышның һаман дәвам итүе иде әле. М.Хәсәнов 4) күч. Рәхимсез, яман, куркыныч. Бүген буран, суык, мәрхәмәтсез буран... Ә.Еники. Бигрәк мәрхәмәтсез шул картлык дигәннәре. А.Әхмәтгалиева. Алга таба да шулай дәвам итсә, солдатларның йөрер рәте калмаячак, мәрхәмәтсез гөмбәчек чире полкны аяктан егачак иде. Ф.Латыйфи 2. рәв. мәгъ. Жәлләмичә, аяусыз рәвештә 3. и. мәгъ. Рәхимсез кеше. Бу мәрхәмәтсез белән бәйләнеп, кайсыбызның артыгын хезмәт итәсе килсен. Р.Кәрами |