МӘРХӘМӘТЛЕК и. ялг. к. мәрхәмәт. Тормыш аңа иң риясыз, гөнаһсыз ягы белән борылган, мәрхәмәтлек күрсәтеп, ничә ел төшкә кереп изалаган иң гүзәл кочагын ачып елмайган кебек тоелды. Ә.Гаффар. Әллә соң без, уенчык фигуралар гына булгач, уйнаучы тарихтан мәрхәмәтлек сорап, аклар һәм каралар уенын уен башланганчы ук һәрвакыт ничьяга төгәлләвен үтеникме? Т.Миңнуллин. – Тор, сөйлә, улым, ни булды, ни кирәк? – диде ул, ниһаять, илаһи бер мәрхәмәтлек белән. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә