МӘРХӘМӘТ и. гар. Кемнең дә булса хәсрәтенә, начар хәленә карата кичерелгән кызгану, аяу хисе, шәфкать. Мәхәббәт ул, беләсегез килсә, мәрхәмәттән башлана. М.Маликова. Мәрхәмәтебез белән без Булыйк мәһабәтрәк. Ф.Яруллин. Калын кашлары кушылып үскән тулы битле көньяк баласы – беркатлы бәндә – һаман боларга ышана, мәрхәмәт яки теләктәшлек көтеп, сорауларына дөрес җавап биреп тора. Р.Кәрами |