МӘРТӘБӘЛЕ с. 1) Дәрәҗәле, хөрмәткә лаек, абруйлы. Түгәрәк табынның түре булмас, кайда утырса да, һәркем үзен мәртәбәле итеп саный ала. М.Галиев. Каршысында көтүдәге иң мәртәбәле, иң хөрмәтле айгыр торуына да кармастан, кола тай үзенең кыерсытучысына ташланды. Җ.Мостафин. Хуҗаның ризалыгын алганнан соң, мәртәбәле кунаклар биһуш булдылар. Р.Низамиев

2) Мәртәбә китерә торган. Туфан Миңнуллин җитәкчелек иткән чорда, «халык шагыйре», «халык язучысы» дигән мәртәбәле исем булдырылды. Р.Фәйзуллин. Әдипләрнең хыялын җилкетерлек мәртәбәле бәя – Тукай бүләге. Н.Хисамов. Мәртәбәле бүләк алу уңаеннан, аны хөрмәтләү әдәбият бәйрәме программасына махсус рәвештә кертелгән иде. Казан утлары

3) Рухи яктан бөек, югары, гали. Әйе, без укучыны китаптан аермаска тырышабыз. Бу – безнең мәртәбәле һәм изге бурычыбыз. Х.Әюпов. Әлбәттә, аныкы гына түгел, шушы мәртәбәле җыенга килгән һәрбер кешене милли хис һәм тойгы чорнап алган була. И.Таһиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә