МӘРТӘБӘ и. гар. 1) Дәрәҗә, исем, абруй. Безнең ханнар шигъри телдә хәтта Ак бүрегә сәлам юллаган! Шушы йола чордан чорга китеп Мәртәбәгә чөйгән Ил данын... Ф.Гыйззәтуллина. Әмма Туфан беркайчан да көндәшләрен терсәк белән төртеп өскә күтәрелмәде; ул бары тик үз михнәте, үз сәләте аркасында мәртәбәләргә иреште ---. Т.Нәҗмиев

2) Кемнең яки нәрсәнең дә булса хәле, халәтенең интенсивлыгы; хәл, дәрәҗә. Милләтнең, милли рухның җилгә аумас, суга батмас, утка янмас мәртәбәдә куәт алуы һәм дә мәдәни бер калыпта корычка әйләнүе өчен, ул үзенең сәнаигы нәфисәсенә мохтаҗ. М.Вәлиев

3) Кат, тапкыр, кәррә, дәфга. Тимерхан Борһанов, байтак еллар узгач, ул түтине кызганып, аларга тагын бер мәртәбә барды. Г.Ахунов. --- Бусагага күтәрелгәнче, тупылның җыерчыклы каралҗым кәүсәсен яктыртып торган сыерчык оясына тагын бер мәртәбә күз салды [Сабирулла]. З.Хөснияр

Мәртәбәгә күтәрү Зурлау, олылау. Дистә еллар эшләгәч, ниһаять, безне дә мәртәбәгә күтәрделәр. И.Нуруллин. Мәртәбәгә менү Югары дәрәҗәгә ирешү. Мәртәбә иясе Абруйлы кеше, бик хөрмәт ителә торган кеше. Канәгатьле бул. --- җиһанда олуг мәртәбә иясе булырсың. К.Насыйри



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә