МӘРТ и. фар. Тышкы тәэсирләргә бернинди реакция булмау һәм тулы хәрәкәтсезлек белән характерлана торган йокыга охшаш авыру хәл; летаргия. --- Тирән мәрттән уятырлык, сүнгәнне дә тергезерлек, үлгәнне дә торгызырлык – Бөек бер Хәбәр кирәк... Л.Шагыйрьҗан. Мәрт йокысы белән йоклаган картын Фатыйма карчык килеп карап китте, үрелеп, колагын куеп, аның тын-сулышын тыңлап торды. Г.Гыйльманов. Ул [Нагаев] мәрттән уянгандай башын чайкап куйды. Р.Зәйдулла

Мәрткә китү Берни күрмәс-ишетмәс дәрәҗәдә онытылу. [Печән базарында] --- хуҗасыз этләр, карак мәчеләр, иреннәрен салындырып мәрткә киткән ябык, җигүле атлар... А.Расих. Сыерлар да муеннарын сузып, күзләрен йомып, авызларындагы ризыкларын күшәргә онытып мәрткә китеп торалар... А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә