МӘРСИЯ и. гар. әд. Үлгән кешеләргә багышлап, аларның яхшы сыйфатларын күрсәтеп язылган элегик әсәр. Шушы кыска гына вакыт эчендә остазы-укытучысы Яруллин «Тукай хатирәсе» дигән мәрсия җырын да язып өлгерткән икән. Р.Низамиев. Багышламалар рус әдәбиятында XVIII гасырда рус классицизмы вакытында ук күзәтелә, ә татар әдәбиятында багышламалар, мәдхия һәм мәрсия формасында булып, XIX гасырда күпләп языла башлый. Ф.Хәсәнова. ХIХ гасырның икенче яртысында яшәгән Габделвәли исемле кеше үзенең хатыны Хәбибә бәнат Әхмәдулла үлгәч язган мәрсиясен нәкъ менә Утыз Имәни мәрсияләре формасында һәм калыбында иҗат иткән. Казан утлары |