МӘРСИН и. гр. 1) зоол. Мәрсинчәләр семьялыгыннан кара уылдык бирә торган кыйммәтле балык; осётр. Аларны [суалчаннарны] укбаш һәм мәрсин кебек кыйммәтле балыклар бик яратып ашый башладылар һәм бик әйбәт үсеп киттеләр. Кызыклар дөньясында. Мәрсин балыгына мәрсин гипофизын керткәч, уылдыкның берничә ай урынына тәүлек ярым вакыт эчендә өлгерүе билгеле була. Кызыклы ихтиология 2) бот. к. мирт |