МӘРМӘР и. гар. 1. Скульптура һәм архитектурада кулланыла торган матур бизәкле каты тау токымы. Юк, баскычлары ак мәрмәр икән, баскыч култыксалары да салкын мәрмәр, ә менә стеналар, идән, түшәм елкылдап торган сары такта белән тышланган, алтын белән капланган диярсең. Ф.Бәйрәмова. Затлы мәрмәрдән эшләнгән киң баскыч буйлап икенче катка күтәрелде Мирсәет һәм ишек шакыды. Р.Мөхәммәдиев. Чыннан да, Илдус сүзендә торды: берничә көннән татар зираты янындагы мастерскойга төшеп, мәрмәр кисәкләре кушып, цементтан кабер ташы койдырырга теләге барлыгын белдерде. Ә.Сафиуллин

2. с. мәгъ. 1) Шундый таштан эшләнгән. Сөйли иде безгә [Рөстәм] төрле хәлләр: Яуда алышканын, Солдат булып киләчәккә мәрмәр Сарай салышканын. Н.Арсланов. Моңа кадәр мәрмәр сындай хәрәкәтсез утырган кызның сыңар керфеге селкенеп куйды. Ф.Яруллин

2) күч. Төсе, катылыгы яки башка берәр сыйфаты белән шул ташка охшаган. Җәйнең кояшлы иртәсендә күл уртасына йөзеп кергән яшь аккош шулай бер мәлгә туктап кала: мәрмәр муенын көяз генә бөгеп, су өстенә карый, үзенең күләгәсенә соклана. М.Мәһдиев. Юк, шалкан яки мәрмәр тәнле иркә бикәч түгел ул! А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә