МӘРКӘЗ и. гар. кит. 1. 1) Нәрсәнең дә булса уртасы, үзәге. Шәһәрнең мәркәзе Манхэттен утравына салынган йөз-йөз ун катлы йортлардан тора. Р.Батулла

2) Административ идарә үзәге; башкала. Мәркәз белән бәйләнеш юлын нинди генә бәһа белән булса да сакларга карар бирелгән. Ш.Усманов. Мәркәзебезнең кыл уртасында – «Татарстан» кунакханәсендә торган чагыбыз. Т.Нәҗмиев. И мәркәзем, халкым таҗы – Казан! Якты синең Ирек мәйданың! С.Гәрәева

3) Берәр эшчәнлек төре белән шөгыльләнә торган оешма, учреждение; шуның бинасы. Без мәдәният мәркәзендә Исхакыйга багышланган күргәзмәдә очрашкан идек. Р.Батулла

4) күч. Нинди дә булса өлкәдә әһәмиятле урын, шуның үзәге. Безнең малай чактагы уеннарыбызның мәркәзе Чүлмәк тау да элеккеге соклангыч кыяфәтеннән бөтенләй мәхрүм калган. Г.Тавлин. Ә безнең төп мәркәзебез барыбер Бауман урамындагы 19 нчы йорт булды. Р.Әхмәтҗанов. Казан – гыйлем мәркәзе. Р.Мөхәммәдиев

2. с. мәгъ. Нәрсәнең дә булса уртасы, үзәге булган. Аннары Мәскәү, Петербург, Киев кебек мәркәз шәһәрләргә китеп эшләүчеләр, шулай ук зур сәүдә алып баручылар да аз булмаган. Ә.Еники. Көннәрен эшләп арып кайткан халык күңелен ача, Кичләрен мәркәз урамнар шат халык берлән таша... Г.Сөнгати



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә