МӘРҖӘН и. гар. 1) зоол. Эчәккуышлылар тибыннан диңгездә хәрәкәтсез төркемнәр булып укмашып яши торган диңгез хайваны. Шундый бер балыкчык мәрҗәннәр тирәсендә йөзеп йөрде. Диңгез тирәнлегендә 2) Әлеге хайваннарның скелетын эшкәртеп бизәнү әйбере буларак кулланыла торган ачык кызыл яки алсу, ак һ.б. төстәге таш. Күзләре бриллиант, мәрҗән, зөбәрҗәт, гранат, ахак кебек бик күп төрле ташлардан ясалган. Р.Сәгъди. Безнең әниләр заманында башта аршын ярымлы ак калфак иде, өстә үзләре эшләгән күлмәк иде, камзуллары бөтенләй көмеш тәңкә, мәрҗән белән каелып беткән иде, ул читек-кәвешнең исеме дә юк иде. Г.Исхакый. Иң төп эш – су төбеннән энҗе һәм мәрҗән җыю, аларны эшкәртү... И.Хуҗин 3) Шул таштан, шулай ук башка нинди дә булса материалдан ясалган, гадәттә йомры вак бөртекләрдән тезелгән, муенга тагыла торган бизәнү әйбере, муенса. Өстәл өсләрендә ак мәрҗәннәр, Алып бәйлә, бәгърем, муеныңа. Җыр. Ап-ак энҗем, ал мәрҗәнем – Каралтмамын һичберсен дә. Л.Шагыйрьҗан |