МӘРГӘН и. 1) Төз атучы. Кулы озын – мәргән булыр. Мәкаль. – Ишләреңнән каласың ич инде, мәргән, – диде кыз, кайгыртучанлык күрсәтеп. М.Хәбибуллин. Ел саен була торган бу ауны бәкләр, мәргәннәр, сунарчылар көтәләр иде. Т.Нәбиуллин

2) неол. Снайпер



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә