МӘРӘКӘ и. гар. 1. Уен-көлке, шаяру; күңел ачу тамашасы. Беренче хезмәт хакы алганчы савылып эшкә йөриләр, акча кулга кергәч, башлана мәрәкә!.. А.Гыйләҗев. Искәндәрнең үтә җитди кыяфәте үзе бер мәрәкә иде. М.Кәбиров 2. с. мәгъ. Кызык, көлке уята торган. Кара әле, бик кызык, бик мәрәкә икән бу кыз-кыркын халкы! А.Хәлим |