МӘРӘЙ и. 1) Мишень. Ниһаять, сине гел мәрәй итүче снайперлары, айнымас офицерлары, карак, наркоман, мародёр, гаскәригә караганда күбрәк бандитка охшаган яллы солдат-контрактчылары белән Чечен иле артта калды. И.Сираҗи

2) Төрле уеннар өчен гадәттә җирдә ясала торган әйләнә яисә батынкы урын

3) Уен мәйданы, уен түгәрәге. Ныклап карап баксак, бу сүз татар телендә дә бар ич: татарча мәрә, мәрәү яки мәрәй – «аткы; ату мәйданы (гомумән, уен мәйданы, уен түгәрәге)», мәрәләү, мәрәүләү – «аткыны төзәгәндәге шикелле әкрен, сак һәм җентекләп эшләү яки хәрәкәт итү». Р.Әхмәтьянов

Мәрәйгә тию Максатка ирешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә