МӘРӘ и. 1) и. Берәр нинди уен өчен өслеккә, җиргә һ.б.ш. сызыла торган әйләнә. [Хаҗи], көлемсерәп, ике имән бармагы белән ашъяулык өстендә алга таба ярым түгәрәк мәрә сызды. Ш.Камал 2) к. мәрәй. Тезелешеп яткан укчыларның барысы да атып бетергәч, команда бирелгәч кенә, кар ерып, мәрәләргә таба атладылар. Р.Кәрами. Газапланмыйча, озак тинтерәмичә үләсең килсә, коралыңа иң яхшы мәрә – чигә. Т.Әйди ◊ Мәрәгә тию к. мәрәйгә тию. С.Күруглы да, бүтәннәр дә «сорау алу» барышын, бигрәк тә җавапларымның мәрәгә төгәл тиюен тыштан тыныч, эчтән исә кәефләнеп күзәтеп утырдылар. Т.Әйди |