МӘРАСИМ и. гар. Нинди дә булса чара, йола һ.б.ш.ларның рәсмиләшкән, гадәттә тантаналы итеп уздыру тәртибе. Монда янә бер мәртәбә олылау мәрасиме булды. Ш.Мостафин. Мәрасим вакытында «тәне бик йомшак, тагын мәет булмагае» дип шомланучылар да күп булды. Ф.Садриев. Иң әүвәл Г.Тукайның бакыйлыкка күчкән көнендә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында хәтер яңарту мәрасиме булды. Мәдәни җомга |