МӘ’ҢГЕЛЕК и. 1. 1) Бер дә тәмамланмый торган, башы да, ахыры да булмаган вакыт агышы. Бу көн дә бәхетле, бу көн дә мәңгелек булып тоелды... Р.Мөхәммәдиев. Аңла син шуны: без үләчәкбез, юкка чыгачакбыз, мәңгелек белән чагыштырганда безнең проектларның гомере – бер мизгел! М.Маликова 2) дини Вакытка бәйле булмау, вакыттан тыш яши алу, вакытка бәйле рәвештә үзгәрмәүчәнлек хәле. Изгелек мәңгелек, бакый кыйммәт дәрәҗәсенә күтәрелә. Д.Заһидуллина 2. с. мәгъ. 1) Күптәннән булган, күптәнге, әллә кайчангы. Бу ярлы өйнең һавасында ук ниндидер бер авыр сагышлы моң – мәңгелек моң йөзә кебек иде. Ә.Еники 2) Беркайчан да бетми торган, гомерлек. – Баегач, мәңгелек итеп, тоташ бетоннан коярбыз буаны, – диде ул [Җиһангир] аларга карап. А.Гыйләҗев. Баррикадалардан килә торган Азатлыкның төсе – мәңгелек! Р.Низамиев. Инде терелеп аякка басса, мәңгелек сабак булыр, яңадан урлашмас, диделәр. Ф.Яруллин ◊ Мәңгелек йокыга талу Үлү. Берәү мәңгелек йокыга тала, икенчесенә яшәү килә. Ф.Садриев |