МӘҢГЕЛӘШҮ ф. Тарихка керү, мәңгегә халык хәтерендә калу. Оста салган йорт шикелле көннән-көн кирпечләп күтәрелде, көннән-көн бәхетле минутларның мәңгеләшүен якынайта иде ул. Җ.Дәрзаман. Аның исеме тарихта мәңгеләшергә тиеш дип уйлыйм. Р.Батулла

Мәңгеләшеп китү Әкренләп мәңгеләшү

Мәңгеләшә башлау Мәңгеләшүгә табан бару

Мәңгеләшеп калу Мәңгеләшергә өлгерү. --- бу якларга Уразайлар, Чурай, Сорнай исемнәре ияләре белән бергә килделәрме икән, мәңгелеккә киткәннәрнең исемнәре шулай, чишмә-суларга тотынып, мәңгеләшеп калдылармы икән? Т.Нәҗмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә