МӘ’ҢГЕЛӘШТЕРҮ ф. Гомергә онытылмаслык итү, киләчәк буыннар өчен истәлек итү. Казан Кремлендә башкалабызның 1000 еллык юбилеена әзерлек көннәрендә ачылган мәһабәт мәчет олуг шәхесебезнең исемен мәңгеләштерде, аны бүгенге яшәешебезнең аерылмас өлешенә әверелдерде. Ф.Хуҗин. Кавказ халыкларын патша Русиясенә каршы азатлык көрәшенә күтәргән имам Шамил үз исемен мәңгеләштерде. Р.Батулла. Күренекле җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче, педагог Сөләйман Колчак улы яшәгән урамга исемен биреп, йортына мемориаль такта куеп, авыл халкы, киң җәмәгатьчелек аның исемен мәңгеләштерде. Яңарыш

Мәңгеләштерә башлау Мәңгеләштерү эшенә керешү. Җәлилчеләрнең исемнәрен мәңгеләштерә башласак кына да, унлап урамга исем кушарга кирәк. З.Мәхмүди

Мәңгеләштереп кую Мәңгеләштерү эшен башкарып чыгу. Минин, байрак тукымасына үзенең һәм дүрт көрәштәшенең исемен язып, мәңгеләштереп куя. Я.Шәфыйков

Мәңгеләштереп йөрү Билгеле бер вакыт дәвамында мәңгеләштерү эше белән мәшгуль булу. Бу арада Гариф абый бабасының исемен мәңгеләштереп йөри әле. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә