МӘ’ҢГЕГӘ рәв. Гомергә, һәрвакытка. [Янчурин:] Мин сезнең каршыда мәңгегә бурычлы булып калам. Ф.Садриев. Дәһшәтле сугыш күренешләрен хәтерендә яңарта, мәңгегә ятып калган полкташларын искә төшерә [Михаил Максимыч]. Ш.Рәкыйпов. Җаны, бөтен барлыгы чагылган төсмерләрне гүя мәңгегә хәтерендә сеңдереп калырга тели. Н.Хәсәнов

Мәңгегә күз йому Үлү. Ә аңарчы гомерлек юлдашы, сөекле хатыны Әлфирә, өч улын әтисенә калдырып, мәңгегә күзләрен йома. Р.Камал. Ниһаять, Габдрахман бабай мәңгегә күзен йомды. Я.Шәфыйков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә