МӘ’ҢГЕ рәв. 1) Һәрвакыт, берөзлексез, һаман, чиксез. Ул да мәңге яшәмәс, үләр бит, үлгәч, аны ничек күмәрләр? Г.Галиев. Борынгы һәм мәңге яшь шигърият турында, жанр буларак аның асыл сыйфатлары турында ниндидер яңа сүз әйтү, ихтимал, мөмкин дә түгелдер. Р.Фәйзуллин 2) Һич тә, беркайчан. Мәңге сүнмәс безнең мондый дуслык. Мәңге бетмәс бөек туганлык. Ә.Исхак. Тел дәрьясының аргы ярына берәүнең дә мәңге җитә алмаячагын белгән нәүмизлек иңне баса. М.Галиев. Манарага айны беркеткәндә, якташларының өмет белән күккә баккан утлы карашын шагыйрь мәңге онытмас. Р.Вәлиев 3) Бик күптән, күптәннән, озак вакыт, күп еллар буена. Мин сине мәңге беләм кебек. Н.Баян. Чиратлашып мәңге алмашына Кышкы көртләр, җәйге чәчәкләр. И.Сабиров 4) Гомергә, гомер буена, бөтенләйгә. Авыл кызыгы белән генә рухланып, анда мәңге торып кала да алмыйм. М.Фәйзи. Илдар, серне мәңге саклау турында әйтеп, дәфтәр битенә ант язды һәм кул куйды. Г.Гобәй |