МӘНФӘГАТЬ и. гар. Берәүнең файдасы, ихтыяҗы, теләгенә туры килә торган, җавап бирә торган һәрнәрсә. Шул кичтә крестьян Шәяхмәт, ак җәймә өстенә утырып, гомере буе халык мәнфәгате өчен көрәшергә, бу юлда актык тамчы канын кызганмаска ант итте. М.Мәһдиев. Шулай затлы төшенчәләр пәрдәсенә Төренүчән аның иң вак мәнфәгате. Н.Хисамов. Вак үпкә, шәхси мәнфәгать Ватан мәнфәгатеннән өстен булса, ил мөстәкыйльлек яулый алмый. Н.Гамбәр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә