МӘНСЕЗЛЕК и. Төптән уйлап эш итмәүчәнлек, җиңел караш, мәгънәсезлек. Малайлар һәр заманда да шул берүк малайлар инде: мәнсезлек тә, шуклык та, ызгыш та, рәнҗеш тә җитәрлек булган. Ә.Еники. Я, нинди гайре табигый хәл соң бу?! Нинди мәнсезлек?! А.Тимергалин. Битарафлыктан – мәнсезлеккә, мәнсезлектән – миһербансызлыкка, миһербансызлыктан бәхетсезлеккә берәр адым гына лабаса. Э.Шәрифуллина |