МӘНСЕЗ с. сөйл. Мәгънәсез, юньсез, мән (II), мәгънә белми торган. Рабига да, йодрыкларын төйнәп, моңа җикеренде: – Мәнсез! Тагын кошлар каргышын кая куярсың?! Г.Бәширов. Андый мәнсез сүзне әни әйтергә тиеш түгел иде. С.Сабиров. Без – бәгырьсез, мәнсез бер халыкмы, Ким халыкмы кимсетелсәк тә? Ә.Синугыл-Куганаклы |