МӘНИ и. гар. Ир-атларның һәм ата хайваннарның җенес бизләреннән бүленеп чыга торган җенес күзәнәкле орлык сыекчасы; сперма. Әйдәгез, карыйк, адәми затны яралдыру Коръәндә болай язылган: иң башта хатын-кызның нәсел орлыгы (фаллопий көпшәсендә) ир кешенең мәние белән аталана да сидек юлы буенча агып китә, шуңа күрә ул «затсыз, чирканыч». Р.Батулла. Серкә инфекцион гепатитны, мәни бизен дәвалауда да кулланыла. Татар балы. --- Ир хатынын яки бер хатын-кыз ирен үбеп, ир кешедән мәни килсә, хатын-кызда исә юешләнү беленсә, боларның уразалары бозылыр. Инсан һәм дин |