МӘНДИ и. Татар халык мәзәкләрендә очрый торган персонаж; үзенең наданлыгы, үтә беркатлылыгы белән танылган мәзәк герое

◊ Мәнди анасы да белә «Һәркем белә, һәркемгә билгеле» мәгънәсендә. Моны инде Мәнди анасы да белә. Х.Камалов. Мылтыксыз сугышып булмаганны Мәнди анасы да белә бит! Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә