МӘН II и. гар. сөйл. 1) Мәгънә, рәт, җай. Күңелемнең көрлеге, Дөньямның мәне син. Г.Латыйп. Өй котламый калмабыз, анысына гына мәнебез җитәр. А.Гыйләҗев. Бир, Тәңрем, безгә саум, Мантыр борынгы кавем, Кайтыр таралган зиһен, Мән-мәгънә иңгән саен. Җ.Сөләйман 2) Мәгънәлелек; мәгънә, акыл, затлылык. --- Ми киштәңә кунмый калмас иде, шаять, Мәсләгеңә мән салырлык Бер хакыйкать. Җ.Сөләйман. Ниндидер эчке мән, эчке гамь-сагыш бәреп чыккан иде аның йөзенә. Г.Гыйльманов. Бер мән калмады дөньясында. Т.Галиуллин |