МӘМРӘ’Ү ф. 1) Йомшарганчы, бик нык пешү, өлгерү. Ачык урыннарда, аулак кашлакларда мәмрәп кызарып, чыпчык башы-чыпчык башы каен җиләкләре озатып калдылар. А.Гыйләҗев. Газдал иттән курка иде, ул «ит ашыйсы килми» дип, фарфор чәйнек кадәр тәмам мәмрәгән бер помидорны алды. Ф.Садриев. Эчтәге агачларда чиясе дә калган, бисмилла әйтеп, бер-ике чия дә капты: мәмрәгән, баллы, авызда эриләр. Р.Кәрами 2) күч. Йомшару, хәлсезләнү. Сөякләре мәмрәп, гәүдәсен талгын бер көчсезлек биләгәч кенә, судан чыкты [Идрис]. А.Гыйләҗев 3) күч. Югалып калу, йомшаклык күрсәтү. Дөрес, халык бу очракта да мәмрәп югалып калмый; ярлы тәкәббер, горур икәнлеген дә онытмый. С.Поварисов. Сабый балалардай мәмрәп, кайгысыз һәм канәгать бер кыяфәттә ашарга китерүләрен көтеп утыра иде. Н.Фәттах Мәмрәп тору Тәмам мәмрәгән хәлдә булу. Җәй буена без аның урманында мәмрәп торган җиләкле аланнарыннан чыга алмыйбыз ---. Ф.Җамалетдинова. Аның да бүртмәч авызы бер якка мәмрәп тора. М.Галиев. Әгәр син тагын мәмрәп торсаң, мин аны алып кереп, менә хәзер шушында күз алдыңда турап өям. Ф.Садриев Мәмрәп төшү Тәмам мәмрәү. Үзенең тышкы кыяфәтенә күз карашларыннан, сыгылып торган билләрдән, тирбәлеп-дулкынланып торган күкрәкләрдән әллә нинди вәгъдәләр сизгәндә дә эреп-мәмрәп төшмәде ул. А.Гыйләҗев |