МӘМНҮН хәб. гар. Канәгать, риза. Үзе үк башлап: – Ә, Салих туган! – дип дәште. – Уеныгыздан бик мәмнүн булдык, рәхмәт сезгә!.. Ә.Еники. Акчура җаваптан бигүк мәмнүн түгел иде булса кирәк. Р.Мөхәммәдиев. Бу сүзләре белән артист дусларын да, тамашачыларны да мәмнүн итте [Сәйдәш]. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә