МӘММӘМ и. сөйл. Балалар телендә яки балаларга һәм балалар турында сөйләгәндә «ризык, ашамлык» дигәнне аңлата. Бәби белән бәпкә, шул рәвешчә, Берен бере «авыз иткәчтен», Нәтиҗәгә килә икесе дә: «Син бит мәммәм түгел икәнсең». Х.Туфан. Башкалар шикелле үк тәпи-тәпи атлап китте, теле ачылды, әннә-әттә, диде, мәммәм, диде, курчак уйнады һәм башкалар, һәм башкалар. Т.Миңнуллин. Чатыр эчендә баланың тәпиен тотты, киемнәрен алыштырды, аннан соң аны җылыга – куенына алды, мәммәм бирде. Н.Фәттах |