МӘМЛҮК и. гар. 1) иск. Кол. Мәмлүк язмышы 2) Урта гасырлардагы Мисырда төрки (кыпчак) һәм кавказ чыгышлы кол егетләрдән торган хәрби сословие һәм шул сословиеның бер вәкиле. VII гасырда аны (Сурияне) – гарәпләр, XVII–XVIII гасырларда бер өлешен – тәре йөртүчеләр, алардан соң Мисыр мәмлүкләре басып ала. М.Мәһдиев. Мисалга, Мисыр тәхетенә төрки гаскәриләр – мәмлүкләр ия булган 1250 –1547 елларда шәһәрләрдә бик күп архитектура һәйкәлләре корылуына ничек игътибар итмисең, ди? Т.Әйди. Мәмлүкләр династиясе Гарәбстанда 300 ел дәвамында хакимлек итә. Мәдәни җомга |