МӘМИ и. 1. 1) Балалар телендә яки шаяртып әйткәндә күчтәнәч, тәмле азык; гомумән ашамлык. Хафиз улым, әтиең сиңа тәмле мәмиләр җибәргән. Г.Галиева. Бала бит конфет булмаганда аны уйлап та карамый, ә инде матур кәгазьгә төрелгән конфет күрсә, тәкатьсезләнеп, әти-әнисеннән шул мәмине сорый. Ф.Яруллин. Әйтерсең лә карынында этләр улый, Галиҗәнап бертуктаусыз мәми сорый. Г.Афзал 2) күч. кимс. Булдыксыз, җебегән, пешмәгән кешегә карата. Мәми булмаса, ирен тартып алмаслар иде! Ә.Хәсәнов. Ә син, күрше, җебегән, мәми! Х.Ибраһим 2. с. мәгъ. Җебегән, пешмәгән. Мин дә элекке Васия түгел, син белгән мәми Васия түгел. М.Хуҗин ◊ Мәми авыз Җебегән, булдыксыз кеше. Ул чор балалары хәзергеләр шикелле мәми авыз түгелләр һәм ике йөз илле-өч йөз илле сум хезмәт хакы өчен әти-әниләренең таңнан төнгәчә бил бөккәннәрен күреп үсәләр ---. Р.Мирхәйдәров. Чура морза Апай угланны мәми авызга чыгарды. М.Әмирханов. Мәми авыз булма син. Р.Батулла. Мәми авызлану Булдыксызлану, оеп тору. Мин шәһәрдә туып үскән булсам, синең шикелле мәми авызланып йөрмәс идем. Р.Вәлиев. Мәми авызлык Булдыксызлык |