МӘМӘЙ и. к. мәми. – Яле, кызым, тор әле. Менә нинди мәмәй алып кайттым үзеңә, – диде ул, аның битеннән үбеп, чәченнән сыйпый-сыйпый. Р.Вәлиева. --- Зөһрә әби кәҗәсен саварга баскычтан төшеп килә икән: бер кулында литрлы банка, бер кулында кәҗәсенә «мәмәй» (ул үзе шулай ди) – ике телем ипи. Р.Сибат. Уен кызык бәбәйгә, Кирәк ләкин мәмәй дә. Н.Әхмәдиев

Мәмәй авыз кимс. к. мәми авыз. Шакирҗаны мәмәй авыз булды. С.Поварисов. Һәркемнең дә үз үлчәве була: Явызларны таный явызлар, Изгелекне гаеп итеп сөйли Кайчагында мәмәй авызлар. В.Галиев. Гомеремдә әйтерсең кызлар чырае күрмәгән бер мәмәй авыз, боламык. Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә