МӘЛИК и. гар. Патша, хөкемдар, ил башы. Бервакыт [Йосыф] Мисыр мәлиге-патшасы була. С.Поварисов. Язма чыганакларга караганда, Болгар һәм Казан идарәчеләрен мәлик, солтан, әмир, падишаһ дип атаганнар. Г.Мөгътәсимова. Башлаган һәрбер эшен җиренә җиткереп үтәүне үзенә гадәт итеп алган Сәлахетдин кыска вакыт эчендә югары мәртәбәләргә ия була һәм мәлик титулын ала. Инсан һәм дин |