МӘЛҖҮ ф. к. мәлҗерәү. Мәлҗеп озаграк та утырган икән, хәерсез. Ә.Еники. [Ибраһимов:] Сәламәт булсагыз, ник саклану турында уйланмыйсыз, ваемсыз гына, «дөрес, өстемә алам» дип, мәлҗегән мокыттай мыгырдап утырасыз? М.Насыйбуллин. Яшәү түгел бу! Йокымсырау. Мәлҗү. Мәмрәү. Гарьлек. Дөньяны шулай матурлап буламы? С.Поварисов Мәлҗеп җитү Тәмам мәлҗү. Ахры, мәлҗеп җиткәнмен: Кинәт йоклап киткәнмен. Н.Мадъяров Мәлҗеп калу Ниндидер вакыйгадан соң мәлҗү. Шулай да колхоздан «Семеновод» совхозына күчү уе белән йөргәнгә бик үк мәлҗеп калмады. Х.Камалов Мәлҗеп төшү Тәмам мәлҗү. Ничек инде мин алкаш булыйм, Минһаҗ туган, ди, алкаш бит ул илле грамм эчүгә үк мәлҗеп төшә, ә мин әле бүген дә, Алланың биргәненә шөкер, үзең күреп торасың, ди. Т.Миңнуллин. Егетнең күңеле болганды, болай да тотрыгын югалткан буыннары мәлҗеп төште. Т.Галиуллин. Шуннан соң кайберәүләр өйләренә кайтып китте, кемнәрдер чирәм өстенә авып гырлый башлады, ә мәлҗеп төшмәгәннәр – яшьрәкләр – Фәтхулның үнәрләрен карарга кереште. М.Шаһимәрдәнов Мәлҗи башлау Мәлҗү билгеләре сизелү |