МӘЛҖЕРЕК с. 1) Мәлҗерәгән, хәлсезләнгән. Төнлә исерек, көндез мәлҗерек. Әйтем. – Син ул – мин, мин ул – син, – дип пышылдады аның ни әйткәнен үзләре дә аңламаган кайнар, мәлҗерек иреннәре. Л.Лерон. Аң-зиһенен җыя алмый җәфаланган малайның күңеле һаман әле өн белән төш арасында бәргәләнеп йөри, ахры, Сәүбән торгызып утыртканчы, ул шул мәлҗерек хәлендә калды. Г.Гыйльманов

2) Салынкы, сүрән. Яратам шундый көзге мәлҗерек көннәрне. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә