МӘЛҖЕРӘ’Ү ф. 1) Артык куркып, аптырап, югалып калу. – Шул Әмирҗанымны авылда иң юаш, иң мәлҗерәгән кеше иттеләр, – дип, чынаякларын җыештыра башлады Сәхәрия. М.Хуҗин. Тотарсың айгырны! Яз көне түгел, мәлҗерәгәнне кыш көне дә каплап кына калдыра ул. Ә.Галиев

2) Төрле сәбәпләр аркасында бик хәлсезләнү, әлсерәү, буыннарны тота алмас хәлгә килү. Ул ирексездән шул агачка борылып карады һәм тәне эсселе-суыклы булып, бер мәлгә җаны мәлҗерәп, күзләре шар ачылып, соргылт йөзенә үлем агы йөгерде, чөнки каенның таза ботагына аларның моннан бер атна элек югалган чая разведчиклары --- асылган иде. Р.Сибат

Мәлҗерәп калу Ниндидер тәэсирдән соң мәлҗерәгән хәлгә килү. Мәлҗерәп калганнарны өнәмәде, өнәми [Рәхимулла]. Б.Камалов. Әмма мәлҗерәп калырга, сер сынатырга ярамый иде. Д.Гайнетдинова

Мәлҗерәп тору Мәлҗерәгән хәл кичерү, шундый хәлдә булу. Мәлҗерәп торуларын бер читкә куеп, таныклыгын кош тоткан кебек эләктерә дә мәктәбенә йөгерә: – Үзгәртегез минем фамилиямне! Т.Нәҗмиев

Мәлҗерәп төшү Тәмам мәлҗерәгән хәлгә килү. Байтирәк бу турыда башына да китермәгән иде, кинәт аптырауга калды, ләкин карчыгы каршында болай чарасыз мәлҗерәп төшүгә күнекмәгән акылы хәйләне тиз тапты ---. М.Галиев. – Мәлҗерәп төшмәс өчен! – Әсфәндияр күңелле көлеп җибәрде дә тирмәгә кереп китте. Б.Рафиков

Мәлҗерәп утыру Озак вакыт дәвамында мәлҗерәү. – Иртәгә эштә мәлҗерәп утырырмын микән инде... – Нинди иртәгә? Бүген, диген! Л.Лерон

Мәлҗери башлау Мәлҗерәү билгеләре күренү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә