МӘЛҖЕРӘТҮ ф. 1) Җебетү, йомшарту

2) Хәлсезләндерү, әлсерәтү. Саф, салкынча һава, тиз-тиз йөреп керү аның аракы мәлҗерәткән тәнен җиңеләйтте, ул барган уңайга елбыр чәчләрен тарады, ак күлмәгенең бүселгән итәкләрен сыерып чалбарына тутырды... А.Гыйләҗев. Бу әңгәмә мине тәмам мәлҗерәтте, дулкынлануымнан очкылык тота башладым. М.Әмирханов

Мәлҗерәтә башлау Мәлҗерәтергә тотыну

Мәлҗерәтеп җибәрү Кинәт мәлҗерәтү. Майда чыжылдап утырган ит кисәкләренең тәмле исе мине тәмам мәлҗерәтеп җибәрде, башым әйләнеп китте. Г.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә