МӘЛГУНЬ с. гар. 1. 1) Ләгънәтләнгән, каһәрләнгән. Юк, ул ялгыз түгел иде: аһ, мәлгунь күрше бүлмә... Ш.Камал. Һай, бу муены астына килгере мәлгунь Гитлер дөньяны ничек болгатты. Г.Әпсәләмов 2) Теңкәгә тигән һәм ачу китерә торган. Канатларыбыз каерылган, сынган, үзем сугыш кырларында корыч-кургаш бураннарында йөргән чакта, туган якларга мәлгунь дошман кергән. Ә.Гадел. – Ике кулсыз, ике аяксыз итте, мәлгунь карчык! – дип, хәсрәтләнеп-көрсенеп сүз башлады. Р.Мулланурова. Килеп җитә йөгереп теге мәлгунь җәен. Кызыклар дөньясында 2. и. мәгъ.1) дини Ләгънәтләнгән, Аллаһның рәхмәтеннән читтә калдырылган кеше һ.б.ш. Эченә Иблис мәлгунь кереп оялаган диярсең. Г.Гыйльманов 2) Начар, юньсез, нәфрәт ителгән кеше. Көннәрнең берендә әлеге шул мәлгунь белән бәйләнешкән [Флора]. З.Фәтхетдинов 3) Зур ризасызлыкны белдерә торган ачулану, тиргәү, сукрану сүзе. [Хәнәфи агай:] Аягы нишләгәнен оныттыңмыни, мәлгунь? Җ.Мостафин. Тешләрен кысып: «Тукта, мәлгунь, килер бер көн, без дә сиңа кем икәнлегебезне күрсәтербез», – дип әйтә торган булган [Алиш]. Р.Мостафин. Ә ул, ава-түнә, абына-сөртенә барып, бөтен көчләрен суыра, мәлгунь. З.Фәйзи |