МӘЛӘК и. гар. кит. 1) Фәрештә. Ул [күк алласы] киң күген үзенә биек сарай итте, --- Вәзирләре – фәрештәләр, мәләкләргә Яшәр өчен мәңгелеккә уңгай итте. М.Җәлил. Әллә исмең гали, җисмең бер нур – Хакның җиргә иңгән мәләге. М.Фәйзи 2) шигъ. Чибәр кыз, сөйгән яр. Ярлыка, мәүлам, мине, мин инде көнче күбәләк, Ибне адәмме түзәр, җирдә әгәр күрсә мәләк?! Г.Тукай. Мең мәләк – мең җен миңа, син бер мәләгем булмагач. М.Җәлил |