МӘЛ а. гар. сөйл. 1) Чак, вакыт. Сихерли дә куя бакчалары – Кызык та соң шушы көз мәле. Х.Әюп. Кырык икедә, шомырт чәчәк аткан гүзәл мәлдә, госпитальдән ялга дип аларның бердәнбер уллары кайтып төште. А.Гыйләҗев 2) Момент, мизгел. Сөю назларында үзгәреп, хис-тойгылары үткенләнгән мәлдә, хатын-кызлар йөрәк астында яңа җан яралуын сиземлиләр, диләр. М.Кәбиров. Сәет ишеккә якынрак килгән мәлдә, Зөлфия кискен нотага күчте. Т.Галиуллин. Нәкъ шушы мәлдә тәкъдирең гомер дисбесенең тагын бер төймәсен артка таба шудырып куяр. М.Галиев |