МӘКТӘП-МӘДРӘСӘ җый и. 1) Дини уку йортлары. Әмма бу уңай белән шунысын да искә төшерик: татарга, гәрчә ул дәүләткә коточкыч күп салымнар түләсә дә, балаларын укытыр, мәктәп-мәдрәсәләрен тотар өчен, хөкүмәт бер тиен дә акча бирми. Х.Миңнегулов 2) Гомумән уку йортлары. Әлбәттә, мәктәп-мәдрәсә һәм шәхси китапханәләр генә елдан-ел арта барган китап ташкынын сыйдыра алмый. М.Галиев. Балаңны, оныгыңны татар мәктәбендә укытсаң, үзеңнең мал-мөлкәтеңнән мохтаҗ кардәшеңә, ятим балаларга, картларга, мәктәп-мәдрәсәгә хәлеңчә өлеш чыгара белсәң, милли хәрәкәт шушы була инде. Р.Вәлиев |