МӘКТӘП и. гар. 1) Балаларга гомуми белем һәм тәрбия бирә торган уку йорты. Мәктәптә укулар башланды, бу чынлап та көз җитте дигән хәбәр иде. А.Гыйләҗев. Мәктәптә җиде ел укып, аның бер генә мәртәбә дә кызлар белән җырлы уен уйнаганы булмагандыр. М.Мәһдиев. Бик беләсең килсә, мәктәптә укыганда да, шул сине яратканга, синнән калышмаска, сиңа ошарга теләгәнгә отличник булырга тырыштым бит мин! В.Нуруллин 2) Шул оешма урнашкан бина. Моннан өч ел элек мин сезне мәктәп ишегалдында күрдем. Р.Юсупова. Мәктәптән авылга алты чакрым чамасы ара. Д.Гайнетдинова. Теле кисеп алынган, чырык-чырык, чорны мактап, Чыпчыклар оя кора; Күзләре чокып алынган Карт кебек, мәктәп тора. Р.Мингалим 3) Берәр белгечлек буенча махсус уку йорты. Хәрби мәктәпне тәмамлагач, сержант Рой Гатауллин Сталинградны азат итүдә катнаша, зур батырлыклар кыла. М.Әхмәтҗанов. Россиядә исә иң беренче бию мәктәбе 1738 елда – ил белән патшабикә Анна Иоанновна идарә иткәндә оештырыла. Р.Вәли 4) Уку-укыту учреждениеләре, уку-укыту системасы. Нәрсәдер, татар мәктәпләрендә киңлек җитми, бөтендөнья әдәбияты күзлегеннән чыгып балаларны өйрәтү җитми. Г.Бәширов 5) Тәҗрибә туплау; тупланган тәҗрибә, алган белем. Ул [Җ.Мостафин] – зур тормыш мәктәбен, авыр сынаулар үткән кеше. Ә.Гаффар. Үзләре исә монда барыбер колхоз эшендә катнаштылар һәм шулай күмәк тормыш мәктәбе уздылар булса кирәк. Ә.Баян 6) Шундый тәҗрибәне, шундый белемне бирә торган нәрсә. Һәрбер чын язучы, нинди генә «мәктәп» узмасын, ахыр чиктә бары үзенчә, үзе аңлаганча иҗат итә. Ә.Еники. Мәскәү – мәктәп ул. Барган саен, нидер ияреп кайта, кешеләр белән күбрәк аралашкан саен, ничектер ачыла һәм «шомара» барасың. Г.Бәширов. Ә.Еники безнең прозада үзенә бертөрле мәктәп тудырды. Ф.Хатипов 7) Нәрсәне дә булса өйрәнү, башкару һ.б.ш. өчен практик алымнар системасы; метод. Алар [формаль методлар] арасында структураль метод (мәктәп) аерым урын алып тора. Ә.Закирҗанов 8) Әдәбият, сәнгать, фән, иҗтимагый-сәяси фикер өлкәсендәге юнәлеш, агым. И.Н.Березин, В.В.Радлов, А.Н.Самойлович мәктәпләрен узу аңа [С.Вахидига] тарихи истәлекләрне өйрәнүгә Европа ориенталистлары кулланган алдынгы гыйльми тикшеренү методикасын үзләштерергә ярдәм итә. М.Госманов. Бигрәк тә Көнбатыш Европада һәм Америкада сүз сәнгате өлкәсендә алып барылган һәм аеруча әдәби мәктәпләр, әдәби концепцияләр, әдәби методлар өлкәсендәге эзләнүләр әдәбият белеменең барлык тармаклары турындагы карашларыбызны киңәйтеп җибәрде. Ә.Закирҗанов 9) Ял итү белән бергә фәннең нинди дә булса өлкәсе актив өйрәнелә торган лагерь төре. Хәзер татар балалары өчен җәйге мәктәп эшли. Р.Батулла |