МӘКРУҺ с. гар. 1. Ярамаган, тыелган, дин тарафыннан хупланмый торган. Мәкруһ гамәлләр: отыш уеннар уйнау, әдәпсез җырлар җырлау, кеше алдында, кунакта әдәпсез кылану; нәфескә бирелү ---. И.Әмирханов. Кайбер фикыһ китапларында күгәрчен асрау да мәкруһ, ягъни ярамаган эш булуы турында языла. Татар мөселман календаре 2. и. мәгъ. 1) дини Харам дәрәҗәсендә катгый тыелмаса да, шәригатьтә эшләнүе хупланмаган, кабул ителмәгән, кире кагылган гамәл. Ашыгу – шайтаннан, бәгъзе эшләрдә ашыгу мәкруһ булса да, җиткән кызны тапшыруда ашыгу – савап. Г.Камал. Берәүләре аны [музыканы] мәкруһ дисә (бу гамәлне эшләсәң, газап юк, тыелсаң – савап бар), икенчеләре мөбах ди (бу гамәлне эшләсәң, савап та, газап та юк). Мәдәни җомга 2) XVIII–XIX гасырларда көчләп чукындырылганнан соң кабат мөселманлыкка кайткан татар, элекке керәшен. Бу хәл Янгилде татарларының мөселман диненә кайтуын, мәкруһларның попны санга сукмавын күрсәтә иде. Т.Вафин. Мәкруһлар – көчләп чукындырылган һәм бөтен рәсми кәгазьләрдә урыс исемнәре астында йөргән саф мөселман татарларыбыз. Казан утлары |