МӘКИНӘ и. рус сөйл. Кибәк. Тик кул сузып бер талпынсаң, буш хыяллар мәкинә кебек җилгә оча. Р.Мулланурова. Өлкәнрәкләр мәкинә чүмәләсе өстенә брезент җәеп утырды, яшьләр, көрәкләргә таянып, артка басты. К.Кәримов ◊ Мәкинә баш к. кибәк баш. Син, мәкинә баш, башыңа кибәк тутырылган, шул диварны аударышып йөрисең! Р.Камал. Нәрсә сез анда, мәкинә башлар, юлдан адашмаслык та акылыгыз калмадымы әллә? М.Әмирханов |